+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 август 2019, 18:54

Радий Хәбировның Салават һәм Мәләвезгә эш сәфәре тәмамланды

Ноябрьдә Салаватта яңа балалар поликлиникасы ачылачак һәм зур шәһәр скверы файдалануга тапшырылачак. Бу хакта Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров журналистларга Салават һәм Мәләвезгә бүгенге эш сәфәре нәтиҗәләре буенча сөйләде.

Республика җитәкчесе хәбәр иткәнчә, ул тагын бер тапкыр көзен бу шәһәрләргә һәм Мәләвез районына килергә планлаштыра.
- Мин бүген бу төбәктән яхшы кәеф белән кайтып китәм. Биредә, әлбәттә, үз җитешсезлекләре бар, әмма барысы да динамикада. Салаватта миңа ихаталар ошады. Мин, ниһаять, бу ничек булырга тиешлеген күрдем. Миңа шәһәрләрдәге мохит ошады, ул тыныч, кешеләр эшли, — диде брифингта Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, Мәләвез сөт-консерва комбинатында инвестиция проекты гамәлгә ашырылуы бик мөһим. Инвестор предприятие куәтен ике тапкыр арттырырга һәм кирәкле продукция чыгара башларга карар иткән.
Радий Хәбиров фикеренчә, "Газпром нефтехим Салават" территориясенә кергәч, сәнәгать предприятиеләре менеджменты эше турында беренче нәтиҗәләр ясарга мөмкин.
Радий Хәбиров сүзләренә караганда, "Битум" җәмгыяте юл төзелешендә кулланыла торган битум иң яхшы сыйфатлы булсын өчен тырышлык сала. Алар аны даими рәвештә камилләштерәләр, үз лабораторияләрендә яңа формалар эзлиләр, сыйфатны яхшырту өстендә эшлиләр.
Читайте нас