Салават шәһәренең Салават Юлаев урамындагы күпфатирлы алты йортының ихата территориясен төзекләндерүгә 29 миллион сум акча бүленгән. Бу - Башкортстанда ихата төзекләндерүгә бүленгән иң зур сумма.
"Строй макс" җәмгыяте подрядчы оешмасы вәкиле биредә 50дән артык яктырту баганалары һәм яктырткыч, 40ка якын урна, 70 эскәмия, шулай ук берничә кече архитектура формасы урнаштырылуы турында сөйләде. 170тән артык парковка урыны булдырылган.
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров башкарылган эшләргә бәя бирде һәм, ниһаять, "Башкортстан ихаталары" программасы кысаларында төзекләндерелә торган идеаль ихатаны күрдем, дип билгеләп үтте.
Аралашу вакытында халык төбәк җитәкчесенә алты йортта яшәүчеләр өчен уңайлы ихатаны тәртипкә китерергә мөмкинлек биргән программа өчен рәхмәт белдерде.
Быел Салаваттагы 12 ихата территориясен төзекләндерүгә 97,4 миллион сум акча тотылачак. Шуларның 92 миллион сумы республика бюджетыннан бүленгән.