+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 август 2019, 16:45

Төркиядә тагын бер якташыбыз комага киткән...

Аны ашыгыч рәвештә Русиягә кайтарганнар.

Төркиядә 12 яшьлек кызның үлүен ишетеп тетрәнергә өлгермәдек, янә бер якташыбыз зыян күрде. Бу хакта Русиянең Анталья шәһәрендәге илчелеге хәбәр итә.
19 яшьлек Мәскәү кызы аквапаркта аңын югалта. Бу хәл кыз маскада бассейнда йөзгән вакытта була. Ул вакытта әнисе дә шунда була һәм ул баштагы мәлдә кызы белән нәрсә булганын аңламый.
Кыз комага киткән. Аны Русиягә кайтарганнар. Әлеге вакытта реанимациядә. Мондый хәлнең ни сәбәпле килеп чыгуы ачыклана.
Читайте нас