Исмаил авылында яшәгән Тимур исемле сабыйны йөзләгән кеше эзли.
Аның әнисе берничә ел элек кечкенә кызы белән Чиләбедән килгән. Кечкенә генә йортта төпләнгән.
"Ире дә бар иде, соңрак уллары туды. Тыныч яшәделәр. Баланың әтисе Дүртөйледә эшләде. Өйдә балалар кычкыруын ишеткән юк", - ди күршеләр.
Бала югалган йорт янында иске койма ята, бер өлешен алыштырганнар инде. Ишегалдында - велосипед, балалар уенчыклары, автомобиль, анда вахта эше рекламасы бар. Мунча янында койма юк, андагы сукмак буага илтә.
Әлеге буа эзләүчеләр игътибары үзәгендә Гадәттән тыш хәлләр буенча төбәк дәүләт комитетының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, кичә сигез водолаз суда Тимурны эзләгән, тик эзләнүләр бернигә дә китермәгән. Буадан суы агызу ихтималы да бар.