+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 сентябрь 2019, 08:36

Буып үтергәнче, приютка тапшырган булса иде дә бит...

Бер яшьлек улын үтерүдә шик төшкән 28 яшьлек хатын ике ай элек Дүртөйле районының "Гаилә" үзәгенә исәпкә баскан. Махсус учреждение директоры Гөлшат Тимашева сүзләренә караганда, хатын бала каручы табарга һәм эшкә чыгарга теләгән, дип хәбәр итә ТАСС.

Бер яшьлек улын үтерүдә шик төшкән 28 яшьлек хатын ике ай элек Дүртөйле районының "Гаилә" үзәгенә исәпкә баскан. Махсус учреждение директоры Гөлшат Тимашева сүзләренә караганда, хатын бала каручы табарга һәм эшкә чыгарга теләгән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
"Хәбирова безгә мөрәҗәгать итте, һәм без аңа ярдәм итәргә алындык, — дип аңлатты үзәк директоры. — Хатын эчмәде, безгә мөрәҗәгать итүенең сәбәбе - гаилә эчендәге низаг. Ул бергә яшәгән ирен өйдән куып чыгарган. Аның алимент түләргә теләге буган, әмма хатын аннан баш тарткан. Ул үзе дә булдыра алуын исбатлыйсы килгән".
Гражданлык никахында туган балаларына лаеклы тәрбия бирергә теләгән хатын балаларына караучы табуны һәм психологик ярдәм күрсәтүне сораган. Нәтиҗәдә, бушлай няня табылган — күпбалалы гаилә ярдәм итәргә ризалашкан. Шулай итеп, аның биш яшьлек кызын да балалар бакчасына урнаштыргач, әнисе эшкә чыккан.
"Безнең хезмәт социаль приют янында урнашкан, ул безгә килгәч, аның белән кызыксынды, әмма анда балаларын бирергә теләге барлыгын әйтмәде, без аның сабыйларын үзе тәрбияли алуына ышандык", - ди Гөлшат Тимашева.
Читайте нас