+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 сентябрь 2019, 11:10

Исерек водительне төрмәгә утыртканнар

Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә яшәүче 30 яшьлек ир-егет кабат исерек килеш руль артында йөргән өчен ирегеннән мәхрүм ителгән.

Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә яшәүче 30 яшьлек ир-егет кабат исерек килеш руль артында йөргән өчен ирегеннән мәхрүм ителгән.
Март аенда ВАЗ-2114 автомобиле белән идарә итүче ирне инспекторлар туктаткан, аның исерек килеш руль артына утыруына шик төшкән. Ул медицина тикшерүеннән баш тарткан.
«Ир элегрәк исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен административ җәзага тарттырылган, шулай ук шәхескә каршы авыр җинаять кылган өчен хөкем ителгән булган», — дип аныклыйлар Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Хокук бозучыга карата җинаять эше кузгатыла, ә тикшергәннән соң, суд аны 10 айга катгый режимлы колониягә җибәрү турында карар кабул итә. Азат ителгәннән соң, ул тагын өч ел машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк.
Читайте нас