+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 сентябрь 2019, 15:31

Петросян яшь сөйгәнен халык арасына алып чыккан

Юмористның кәеф шәптән булса, туташны уңайсыз хәлдә калдырганнар.

24-29 августта Сочида "Новая волна-2019" халыкара конкурсы үтте. Фестивальне ябу тантанасына килгән бик күп шәхесләр арасында 73 яшьлек Евгений Петросян һәм аның яшь сөйгәне Татьяна Бурхунова да булган.
Петросян үзен бик иркен тотса, Бурхунованың игътибар күп булудан, үзләренә төбәлгән күпсанлы фотобъективлардан уңайсызлануы ачык сизелеп торды, дип яза тантанада булучылар.
Евгений Петросян белән Елена Степаненконың аерылышуы нәкъ шушы туташка бәйле дигән сүзләр йөри. Татьяна "Эксклюзив" тапшыруында мөнәсәбәтләрнең 2013 елда ук башлануын әйткән. "Ни өчен Петросянны гаиләсеннән алып киттегез?" - дигән сорауга ул "Алып китәсе калмаган иде инде", - дип җавап биргән.
Читайте нас