Волгоград өлкәсендә бер яшьлек бала үлә. Бала әти-әнисе, өлкән абыйлары һәм сеңелләре белән шәхси йортта яши. Көндезге 12 сәгатьләр тирәсендә бала ишегалдына чыгып китә, күрше участокка юнәлә, анда эт пәйдә була. Малай эт янына бик якын килүе була, тегесе аңа ташлана.
Сабыйның кычкыруын ул вакытта өй эшләре белән мәшгуль булган әнисе ишетеп кала. Хатын улын эттән тартып ала һәм ашыгыч ярдәм бригадасын чакырта. Малайны коткарып кала алмыйлар, ул дәваханәгә барганда вафат була.