Казанның бер районында атыш оештырган егет тоткарланган. Бу кеше бер мәктәп янында мылтыктан аткан.
Вакыйганы үз күзләре белән күргән бер кеше шалтыратып, урамда билгесез егетнең мылтыктан атуы хакында хәбәр иткән. Урынга тиз арада патруль-пост хезмәте вәкилләре, тикшерү-оператив төркеме һәм полицейскийлар барган, дип яза "Татар-тудей".
Хокук сакчылары килгәндә, биредә үзен агрессив тоткан кораллы егет йөргән. Полицейскийларны күргәч, ул качып китмәкче булган, әмма аны тоткарлап, полиция бүлегенә китергәннәр.
21 яшьлек егет полиция бүлегендә сорау алган вакытта аңлатма биргән. Ул август ахырында ак төстәге капчык табып алуы, аның эчендә мылтык һәм ике патрон булуы хакында сөйләгән. Ул коралны яшереп куйган, ә кичә, мылтыкны алып, танышы белән очрашуга киткән. Ул финанс проблемасын шулай хәл итмәкче булган. Егет, бер төркем яшьләрне күреп, һавага атып җибәргән.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.