+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 сентябрь 2019, 13:53

Сабый борынында бер ел шөреп яткан

Табиблар 5 яшьлек кызның борыныннан тутыккан шөреп тартып чыгарган.

Табиблар 5 яшьлек кызның борыныннан тутыккан шөреп тартып чыгарган.
Мәскәү яны табиблары 5 яшьлек баланың борыныннан тутыккан һәм тарала башлаган шөреп тартып чыгарганнар. Сабый аның белән бер ел җәфаланып йөргән.
Мәскәү өлкәсенең сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, балалар дәваханәсендә тикшерү вакытында сабыйның борынында шөреп булуы ачыкланган. Табиблар билгеләвенчә, металл шөреп баланың борынында бер ел чамасы яткан, шуңа да ул тутыгып беткән һәм тарала башлаган була. Аны зур кыенлыклар белән чыгарганнар. Хәзер бала үзен яхшы хис итә, әлегә табиблар күзәтүе астында дәваханәдә ята.
Белгечләр әйтүенчә, вак предметлар бала борынына ялгыш эләгергә дә мөмкин, шуңа әти-әниләргә игътибарлы булырга, шунда ук аны тартып чыгарырга яки ашыгыч рәвештә отоларингологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Предметны үз вакытында чыгару ялкынсыну, ринолит барлыкка килүдән һәм йоткылыкка эләгүдән коткарачак.
Читайте нас