Бәләбәй районында 69 яшьлек ир 44 яшьлек улының башына терәп аткан.
"Куркытасым гына килгән иде", - дип аңлата ул үзе бу кылыгын.
Билгеле булуынча, 44 яшьлек ир, 69 яшьлек әтисен хәмер белән мавыгуда гаепләп, аңа кул күтәргән һәм йөзенә суккан. Әти кеше аңа ачу тотып йокларга яткан. Иртәнге бишләр тирәсендә уянып, кулына пистолет алган, улын уяткан һәм башына аткан.
Анысы коралны әтисе куллыннан бәреп төшерергә тырышкан, әмма пуля барыбер башына тигән. Шау-шуга уянган әнисе ул пистолетны тартып алган һәм яшереп куйган.
Әлеге урынга килгән табиблар яраланган ирне коткарып кала алган, әмма аның сәламәтлегенә авыр зыян килгән. Әти кеше хокук сакчыларына улын куркытырга теләвен, очраклы рәвештә генә атуын сөйли.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: аның туксанынчы елларда ук сатып алган пистолетына рөхсәте юк.
Җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.