+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
3 сентябрь 2019, 04:16

Электоратны нәрсәләр кызыксындыра?

Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко “туры элемтә”дә халык белән аралашты. Республиканың төрле почмакларыннан килгән сорауларда сайлауларда мөмкинлекләре чикле кешеләрнең катнашу мөмкинлеге,

Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко “туры элемтә”дә халык белән аралашты. Республиканың төрле почмакларыннан килгән сорауларда сайлауларда мөмкинлекләре чикле кешеләрнең катнашу мөмкинлеге, 8 сентябрьдә башка төбәкләрдә булучыларның ничек тавыш бирүе, кайсы очракта алдан тавыш биреп булуы һәм башка төрле яңалыклар турында сүз барды.

Шуларның иң әһәмиятлеләрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.


Динар Ялалов,

Яңавыл шәһәре:

— Бу сайлауларда да, элекке кебек, сайлаучы, имзасын куеп, бюллетень алып, аны кәрзиннәргә төшерәчәк. Ә ниндидер яңалыклар көтеләме?

— Яңалыкларга килгән­дә, КОИБларны әйтергә мөмкин. Бу сайлауларда республика буенча бюл­летень­нәрне комплекслы эшкәртүче 225 корылма куелачак. Шулай ук, протоколда билгеләнгән кодлар да хата җибәрүгә юл куймаячак. 69 территориаль сайлау участогында һәм Уфаның һәр участогында диярлек видеокамералар эшләячәк. Бу сайлауларның үтәкүренмәле булуын тәэ­мин итәчәк. Шулай ук “мобиль сайлаучы” да әлеге сайлауларның үзенчәлеге булмакчы. Ягъни сайлаучылар, гариза язып, төрле җирдә тавыш бирә алачак. Мәскәүдә булган якташларыбыз өчен дә куанычлы хәбәр бар. Санлы сайлау участокларында гариза язып әлеге технология буенча тавыш бирергә мөм­кин. Әмма бу республика Башлыгы вазыйфасына сайлауларга гына кагыла. Ә урындагы үзидарә органнарына сайлауларда алдан тавыш биреп булуын онытмагыз.


Валентина Николаевна,

Уфа шәһәре:

— Мин аягымны сындырдым. Участокка бара алмыйм. Ничек тавыш бирә алам?

— Сезгә урындагы территориаль сайлау участогына гариза язарга кирәк. Яисә анда телефон аша шалтыратып, хәбәр итәргә кирәк. Сезгә, һичшиксез, ярдәм итәчәкләр.


Әхтәм Калимов,

Күгәрчен районы:

— Мин Себер якларында вахта ысулы белән эшлим. Сайлау көнендә Се­бердә булачакмын, әмма сайлауларда катнашасым килә. Миңа нишләргә?

— Урындагы үзидарә органнарына сайлауларда алдан тавыш бирә алачаксыз. Ә республика Башлыгын сайлауларда, кызганычка каршы, катнаша алмаячаксыз.
Лилия Латыйпова,

Учалы районы:

— Өлкән яшьтәге әти-әнием өчен тавыш бирә аламмы?

— Сайлауларда һәр граждан үзе тавыш бирергә тиеш. Әгәр дә бу мөмкин булмаса, территориаль сайлау участогына килә алмаулар турында хәбәр итегез, алар сезнең өйгә үзләре киләчәк. Алай гына да түгел, башка кеше өчен тавыш бирүгә юл куйган өчен участок комиссиясе әгъзалары административ җавап­лы­лыкка тарттырыла. Бу законга каршы эш буларак санала.


Айрат Мидхәт улы,

Уфа шәһәре:

— 8 сентябрьдә ир­тәнге 8дән кичке 8 сә­гатькә кадәр эштә булачакмын. Ничек тавыш бирергә?

— Быел сайлаулар иртәнге 7дән кичке 9га кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук, сез, гариза язып, эш урынына якын булган участокта тавыш бирә аласыз.
Сәлидә апа,

Әлшәй районы:

— Кем өйдә тавыш бирергә хокуклы?

— Сайлау участогына килә алмаучылар өйдә тавыш бирә ала. Ягъни инвалидлар, авырулар, авыруларны караучылар, яшь бала тәрбияләүче әниләр һәм башкалар. Әмма бу хакта сайлау участогына алдан хәбәр итәргә кирәк. Шуны да игътибарга аласы килә: “домашний арест”та булучылар, шулай ук, өйдә тавыш бирә.
Илгиз,

Мәләвез шәһәре:

– Паспортымны алыш­-тырырга биргән идем. Водитель таныклыгы яисә хәрби билет ярдәмендә тавыш бирә аламмы?

– Паспортыгызны тапшырганда сезгә вакытлыча таныклык бирелгәндер, шуның белән тавыш би­рергә хокуклысыз. Хәрби билет, Русия Федерация­сенә керү турында сезнең бу ил кешесе булуны исбатлаучы документ белән дә сайлауларда катнаша аласыз.

Ә менә водитель таныклыгы сезгә ярдәм итә алмаячак.
Гөлия Гәрәева язып алды.


Читайте нас