Уфаның Октябрь районында 82 яшьлек әби мошенник хатын кулына эләккән.
Өлкән яшьтәге кеше таныш булмаган хатынның ялган сүзләренә ышана. Ә тегесе үзен өшкерүче дип таныштыра һәм әбине "сиңа һәм туганнарыңа бозым салынган", дип куркыта.
Әбине "коткару " өчен барлык акчаларны өшкерергә кирәк була. Күрәзәче ничек куша, бахыр карчык шулай эшли дә. Аннары акчаны бер тәүлеккә мендәр астына куярга кушып, чыгып тая. Күңеле сизенгән әбекәй ул китү белән мендәр астын карый, ә акчадан җилләр искән була...
Югалган акчаларның исәбе - 100 мең сум. Хәзер хокук сакчылары аферистканы эзли.