Башкортстан Хөкүмәте каршындагы 2019 елга журналистика өлкәсендәге иң яхшы әсәрләр өчен Шаһит Ходайбирдин исемендәге премияләр бирү буенча комиссия, тәкъдим ителгән эшләрне караганнан соң, түбәндәге дәгъвачыларны конкурста катнашуга кертте.
1. Абдуллина Лариса Хашим кызы, «Башкортостан» гәзитенең әдәбият һәм мәдәният бүлеге мөдире. 2. Әхмәтшин Рәфыйк Үзбәк улы, «Башкортостан» телерадиокомпаниясенең Башкортстан юлдаш телеканалы хәбәрчесе.
3. Гыйззәтуллин Азат Әмир улы, «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе.
4. Ефремов Дмитрий Александрович, «Коммунист Башкортостана» гәзитенең баш мөхәррире.
5. Завричко Эмилия Рәис кызы, «Молодежная газета» редакциясе хәбәрчесе.
6. Иванов Василий Иванович, юстициянең өлкән советнигы.
7. Рыскужина Рәзилә Ишбулды кызы, Башкортстан Язучылар берлеге хезмәткәре.
8. Каһарманова Гөлшат Әнвәр кызы, «Шоңкар» журналы редакциясенең бүлек мөхәррире.
9. Кинҗәбулатов Азат Уран улы, Башкорт дәүләт медицина университеты доценты.
10. Котлыгилдина Зөһрә Сәлимҗан кызы, журналистика ветераны.
11. Котышев Рамазан Нургали улы, тарих фәннәре кандидаты.
12. Мурзина Динә Мөхәммәт кызы, «Ишембай телевидениесе»нең чыгаручы мөхәррире. Разамасова Айгөл Сибәгать кызы, Ишембай районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәкчесе.
13. Нигъмәтуллина Вәрисә Рәхим кызы, Башкортстан юлдаш телеканалында мәгълүмат тапшыруларының баш редакциясе комментаторы.
14. Таһиров Эдуард Йосыф улы, журналистика ветераны.
15. Хәбибуллин Фәнүз Әфгал улы, «Кызыл тан» гәзите редакциясенең сәясәт бүлеге мөдире.
16. Шәфыйкова Лилия Айрат кызы, «Вся Уфа» телекомпаниясенең спорт тапшырулары җитәкчесе.
17. Янышев Фәнис Фатыйх улы, журналистика ветераны, язучы.
Комиссия җәмәгать оешмаларын, хезмәт коллективларын һәм аерым кешеләрне 2019 елга Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә тәкъдим ителгән эшләрне тикшерүдә катнашырга чакыра. Фикерләрне, тәкъдимнәрне һәм искәрмәләрне матбугат битләрендә, телевидение һәм радио тапшыруларында язарга һәм әйтергә, бу адреска хат юлларга мөмкин: 450076, Уфа шәһәре, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, 13, 912нче офис, Башкортстанның Журналистлар берлеге, телефон-факс: 276-42-66.
Конкурска үткән эшләр 27 сентябрьгә кадәр тикшерелә.