Бүген "Башавтотранс" предприятиесе чираттагы автобусларны алды. Моның турында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
"Башавтотранс"ка зур класслы автобуслар тапшыра башладык. Бүген — 12, 15 ноябрьгә кадәр барлыгы 109 автобус тапшырылачак.
Киләсе елның апреленә кадәр 589 автобус киләчәк. 418 автобус килде дә инде. Бу пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын тамырдан үзгәртәчәк", — дип язды Радий Хәбиров социаль челтәрдә.