+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 сентябрь 2019, 11:08

Бал корты чаккан өчен судка биргән

Умарта тотуның үз тәртибе бар икән.

Умарта тотуның үз тәртибе бар икән.
Дүртөйле районында умарта тотучы ирне күршеләре судка биргән. Бал корты яшь баланы чаккан булган.
Арытаба ачыклануынча, ир бал корты тоту нормаларын үтәми икән.
Умарта тотканда, койма ике метр чамасы биеклектә булырга тиеш. Биредә күршеләр белән чикләр дә сакланмаган. Умарталар кеше яши торган йорттан кимендә өч метр ераклыкта булырга тиеш. Ә биредә бар чикләр дә бозылган.
Умартачы койманы көзен корырга вәгъдә биргән. Арытаба бу хәл нәрсә белән тәмамланыр...
Читайте нас