Сәхнә кешесе матур булырга тиеш. Тамашачы алдында чыгыш ясаучы матур итеп сөйли белергә, килешле итеп киенергә тиеш. Әлбәттә, Европа сәхнәләре йолдызлары төрле пластик операцияләр ясата, яшьлеген ничек тә саклап калырга тырыша. Ә безнең артистлар матурлыгын ничек саклый соң?
Танылган җырчы Гүзәл Уразова Инстаграмда бу җәһәттән еш кына үзенең серләре белән бүлешә. Гадәттә, ул табигый әйберләрдән битенә, чәчләренә маскалар ясый. Чыннан да, тамашачы алдында “чын йөзеңне күрсәтү” зур хөрмәткә лаек. Җырчының тамашачысы белән дустанә мөнәсәббәттә булу, аларны якын итеп күрү күрсәткече бу. Үзебезнең татар кызының матурлыгына, чыннан да, сокланмый мөмкин түгел!