Кичә чираттагы суд утырышы узды.
Дознаватель кыз акрынлап күрсәтмә бирә башлаган.
Ләкин сорауларга бик коры җавап бирә. “Әйе”, “юк”, “азрак”, “тизрәк”, “әкрен”нән ары китәлми. Ә менә вакыйгалар барышын ачыклау өчен төгәл җаваплар кирәк. Ләкин кызга моны аңлатып булмый.
Гаепләнүчеләрнең адвокатларының берсе судка хәтта такта алып килгән. Сүз белән әйтә алмаса, ни булганын, ничек булганын тактада төшереп күрсәтсен, янәсе. Бик авырлык белән генә кыз нидер сызгалаган.
Кызның адвокаты 257 сорауга җавап бирүләрен белдерә. Шушының белән адвокатларга җавап бирү тәмам. Хәзер каза күрүче гаепләнүчеләр сорауларына җавап бирә башларга тиеш.
Тиздән бу хәлгә бер ел була инде. Былтыр өч хокук сакчысы дознаватель кызны көчләгән өчен кулга алынды. Күптән түгел аларга суд башланды. Ләкин мондый тизлек белән аның кайчан бетәсен әйтүе авыр.