+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 сентябрь 2019, 08:47

Илһам Шакировның фатиры буенча бәхәскә нокта куелды

Татарстан Югары судында танылган татар җырчысы Илһам Шакировның фатиры тирәсендә бәхәскә нокта куелды: суд Казанның Вахитов район суды карарына карата апелляция шикаятен карады. Бу хакта “Бизнес Онлайн” яза.

Искәртеп узабыз, быелның 11 мартында Вахитов район судында ике дистә елдан артык татар эстрадасы йолдызын карап тәрбияләгән, җырчының ярдәмчесе Илһам Хаҗиев һәм артистның 90 яшьлек апасы Зәйнәп Гәрәева арасында гаугалы процесс башланган иде. Башкаланың Каюм Насыйри урамындагы 44нче йорттагы фатир җырчының вафатыннан соң Хаҗиевка күчә, гариза бирүчеләр исә моның белән килешми. Өч айга якын карап тикшергәннән соң, судья фатирның Илһам Хаҗиевка күчүен танып карар чыгарды.
Соңрак Зәйнәп Гыйльметдин кызы Гәрәева беренче карар белән килешмичә, апелляцион шикаять биргән. Суд Вахитов район суды карарын үзгәрешсез калдырган, дип яза matbugat.ru.
Читайте нас