+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 сентябрь 2019, 07:22

Инвалидлык өчен ришвәт сорыйлармы? Прокурор өстәп бирә!

Мәләвездә ришвәтче табиб суд алдына баскан.

Мәләвездә ришвәтче табиб суд алдына баскан.
52 яшьлек табиб Русия Җинаять кодексының 290нчы маддәсе буенча гаепләнә.
Гражданнарны тикшерү буенча утырышларда катнашучы медицина-социаль экспертиза буенча табиб пациенттан инвалидлык вакытын озайткан өчен 13 мең сум акча таләп иткән. Ул полициягә мөрәҗәгать иткән һәм җинаятьче акчаны алганда тоткарланган.
Гаепләнүче үз гаебен таныган. Суд карары белән аңа 50 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән. Моннан тыш, югарыда күрсәтелгән хәлләр хезмәткәрне эштән азат итү өчен нигез булып торганга күрә, табиб үз теләге белән вазыйфасыннан киткән.
20 елга якын "энә белән кое казып", инде пенсия яшенә кадәр барып җитә язгач, карьераңа "балта чабу" акыллы кеше эшеме икән? Хәер, андый табиблар еш очрый. Тик менә кулыннан тотып полициягә алып барып җиткерүчеләр генә сирәк. Дөресрәге, юк дәрәҗәсендә.
Читайте нас