Уфада бурлар чит фатирда кунган, иртәнге аш әзерләгән һәм хуҗаның әйберләрен урлаган. Җинаятьчеләргә алты елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.
Уфа яшәүче 53 яшьлек хатын берничә көн шәһәрдә булмаган, кайткач, 80 мең сумлык кыйммәтле һәм шәхси әйберләр югалуын ачыклый. Ул шунда ук урлашу турында гариза белән полициягә мөрәҗәгать итә.
Хокук саклау органнары элек хөкем ителгән 23 яшьлек Дәүләкәндә яшәүче егетне һәм Әлшәй районында яшәүче 31 яшьлек хатынны тоткарлаган.
Башкортстан буенча Русия Эчке эшләр министрлыгы
мәгълүматларына караганда, караклар фатирга тәрәзә аша кергән, тик нигәдер аннан китәргә ашыкмаган. Моннан тыш, алар фатирда төн кунып, иртән үзләренә иртәнге аш әзерләгәннәр һәм хуҗаның әйберләрен урлап качканнар. Урланган әйберләрне ломбардка тапшырып, акчасын сарыф итәргә өлгергәннәр.