Ана дип аталган кеше нарасыеннан шулай котылырга булган.
Татарстанның Чирмешән төбәгендә кибет янында яңа туган ир баланы табып алганнар. Ул пакет эчендә булган.
Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан белдергәннәр.
«Сабый бүген туган. Табиблар баланың сәламәтлек торышын уртача авырлыкта, тотрыклы, дип бәяли. Бала сәламәт, ул җитлегеп туган. Хәзер Әлмәт перинаталь үзәге табиблары күзәтүендә», - дигән ведомствоның матбугат секретаре.
Әле бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Баланың әнисен эзлиләр.