+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 сентябрь 2019, 13:41

Плющенконың улы мәктәптә укымаячак...

Фигуралы шуу белән шөгыльләнүче малай үзе дә бик яхшы акча эшли башлаган.

Спортчы Евгений Плющенко һәм аның продюсер хатыны Яна Рудковская улларын мәктәптә укытмаячак. Быел укырга барырга тиешле Саша өйдә генә укыячак.
Малайның әти-әнисе аны гадәти мәктәптә укытырга теләми. Сашага урта белемне репетиторлар өйгә килеп бирәчәк, ә ел ахырында малай имтиханнар тапшырачак. Әти-әнисе әйтүенчә, фигуралы шуу белән шөгыльләнүче малай инде үзе дә бик яхшы акча эшли. Аның гонорарлары водитель, тренер, няня, сак хезмәте өчен җитә.
Булачак чемпионның тренировкасы иртәнге 9да башлана. Көндез - төшке аш һәм йокы вакыты. Сәгать ярымнан - икенче тренировкалар. Малайның уку өчен буш вакыты 17 сәгатьтән соң гына башлана.
Читайте нас