+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 сентябрь 2019, 12:10

Төрекмән егетенең колагына көнбагыш мае салганнар

Уфадагы тулай торакта студент егет коточкыч хәлгә тарыган.

Төрекмәнстаннан килгән студент төн уртасында колагы коточкыч авыртуга уянып киткән. Ул шулкадәр нык итеп авырткан, бахыр егет түзә алмагач, күрше бүлмәдә яшәүчеләргә йөгереп кергән. Тегеләр исә халык медицинасына мөрәҗәгать итәргә, дөресрәге колагына көнбагыш мае салырга кушканнар.
Шулай эшләгәч, авырту беркадәр басыла, ләкин озакка түгел. Иртән егет поликлиникага китә. Страховкалау полисы булмаганлыктан, аны өч поликлиниканың берсендә көчкә кабул итәләр.
Студент белән нәрсә булган дип уйлыйсыз инде?! Егетнең колагына таракан кергән. Шул каһәрең төн буе "биеткән" дә инде төрекмән егетен. Табиб бөҗәкне тартып чыгаргач, студент җиңел сулап куйган.
Читайте нас