Бәхетсезлек очрагы Анталия шәһәрендәге курортларның берсендә булган. Бала бирегә әти-әнисе белән килгән.
Русиянең Төркиядәге Илчелегенең матбугат секретаре Ирина Касимова агентлыкка бу турыда аңлатма биргән.
"3 сентябрьдә "Maya World Beach" кунакханәсе бассейнында бәхетсезлек очрагы булды. Аланиянең Окурджалар курорт зонасында бассейнда балигъ булмаган бала һәлак булды. Ул Русиядән ял итәргә килгән. Кыз 2013 елда туган. Ашыгыч ярдәм бригадасы баланы якындагы дәваханәгә китергән. Шулай да, кызганычка каршы, аны коткара алмаганнар", - дип сөйләгән ул.
Касимова сүзләренчә, "Анталия губернаторлыгына рәсми сорау җибәрелгән. Русия туристларының әлеге провинция территориясендә һәлак булу очракларын җентекләп тикшерү һәм гаепле кешеләрне җаваплылыкка тарту таләп ителә".
Мәрхүмә кыз таудан шуып төшкән, башы белән бәрелгән һәм тончыккан. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.
Бу хакта "Интертат.ру" яза.
Соңгы көннәрдә бу өченче очрак инде. Бала белән ял итәргә барган ата-аналар игътибарлы булса иде.