Уфада бер адәм актыгы 10 яшьлек кызны, велосипедта йөрергә өйрәтәм, дип алдап урманга алып киткән.
“Курочкина гора” дигән урын тирәсендә ул аны көчләгән.
Кызның әнисе полициягә мөрәҗәгать иткәннән соң, хокук сакчыларының тиз һәм дөрес эш итүе нәтиҗәсендә педофил тотылган. Аны күргән кешеләр тотарга ярдәм иткән, күпләр зәңгәр велосипедын исендә калдырган. Бу бәндә элек урлашу, талау өчен берничә тапкыр хөкем ителгән булган.
Аның эше судка тапшырылган.
Балаларыгызның кайда булуын, кем белән аралашуын белеп торырга, аларны чит кешегә ихлас ышанмаска өйрәтсәгез иде, хөрмәтле ата-аналар.