Татарстанның Чирмешән районында яңа туган баласын, пакетка салып, кибет янында ташлап калдырган ананы кулга алганнар.
“Эзләү вакытында полиция баланың әнисенең кем булуын ачыклады. Ул бала табылган кибеттә эшләүче 36 яшьлек сатучы булып чыккан”, - дип хәбәр итәләр хокук саклаучылар. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Агентлык чыганагы хәбәр иткәнчә, хатын баласын үз иреннән тапмаган. Җинаятьтә шик төшкән хатынны кулга алганнар. Хәзерге вакытта җәза билгеләү мәсьәләсе хәл ителә.
Алдарак Чирмешән авылында кибет директорының бина янында азык-төлек пакетына салып калдырылган яңа туган ир бала табып алуы хәбәр ителгән иде. Бала ялангач һәм өшегән булган.
Ир-ат кичекмәстән полиция хезмәткәрләре һәм табиблар чакырган. Яңа туган баланың хәле уртача авыр дип бәяләнгән. Аны дәваханәгә алып киткәннәр. Ә әнисен эзләүгә игълан иткәннәр.
Бу хәл буенча “Әнисенең яңа туган баланы үтерергә омтылуы” маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Ил буена модый хәлләр ешка китте. Кайберәүләр аны начар матди хәлгә кайтарып калдыра. Кыз балаларга дөрес тәрбия бирә алмавыбыз ярлылыктан микән? Илгә фашист ябырылганда да балаларын саклап калган дәү әниләребезне ешрак искә төшерсәк иде.