Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер, ди халык. Ә менә Татарстанда бер ир-егет эш урынында бодай астында калып һәлак булган. Фаҗигә эзеннән тикшерү бара.
Август аенда Яңа Тинчәле авылында крестьян-фермер хуҗалыгының ашлык киптерү бинасы янында 53 яшьлек ир-нең мәетен тапканнар.
Башлангыч фараз буенча, ир, бункерга егылып төшеп, аска шуып киткән, ә аның өстенә бодай коелган. Нәтиҗәдә, эшче сулыш ала алмыйча һәлак булган, ди тикшерүчеләр.
"Хезмәт хәвефсезлеген саклау таләпләрен бозу", "саксызлык нәтиҗәсендә кеше үлеменә китерү" мәддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.