Стәрлетамакта суд приставлары 35 яшьлек хатынны балигъ булмаган кызына алимент түләмәгән өчен төрмәгә озаткан.
Хатынның 9 яшьлек кызына 476 383 сумга якын бурычы җыелган. Моннан тыш, ул бурычны түләргә уйламаган да.
Иң башта аңа 40 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза бирелә. Әмма бу эшләр дә аны алимент түләргә мәҗбүр итә алмый.
Арытаба суд хатынга карата 8 ай холык төзәтү эшләренә җәза билгели. Биредә дә ул бер генә тапкыр да эшкә килми.
Нәтиҗәдә, суд приставлары хатынның җәзасын өч ай төрмәгә утыртуга алмаштырган.