13 ел элек бер хатын кыйммәтле алтын балдагын бакчада югалткан булган.
Җитмәсә, ул - ире бүләк иткән балдак. Барлык туганнары белән аны эзләгәннәр, әмма таба алмаганнар.
Күптән түгел хатынның ире вафат булган. Ә әле бакчада кишер алганда ул үз балдагын тапкан. Балдак кишер белән бергә чыккан.
Балдак табылу шатлыгыннан хатынның күзләреннән яшь бәреп чыккан...