+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
5 сентябрь 2019, 11:05

"Кыйна, әйдә! Кыйна! Мин моны "Ютуб"ка куям!"

Мәләвездә үсмерләр бер ирнең бомжны тукмавын видеога төшереп торган.

Мәләвез шәһәрендә кулына флаг тоткан бер ир йорт янындагы эскәмиядә яткан бомжны тукмаган. Бу коточкыч хәлне бер төркем үсмерләр видеога төшереп торган.
Язмадан бер баланың "Кыйна, кыйна! Мин моны "Ютуб"ка куям!" дигән тавышы килә.
Балалар бу күренешне уен дип кабул иткән. Урамнан узып баручы берәү котырынган ирне туктатмакчы була, ләкин тегесе аның саен бәхетсезне типкәли. Соңыннан малайлар, канга батырып ташланган ирне кызганып, "бер дә юкка кыйналды", диләр.
Полиция ачыклавынча, яшәү урыны булмаган 58 яшьлек ирне 30 яшьлек Күгәрчен районы кешесе тукмаган. Ул моңа кадәр дә урлашкан, кеше талаган өчен берничә тапкыр утырып чыккан. Шул ук ир Мәләвездәге "Бөтен төр гаскәрләр һәм буыннар разведчиклары" мемориалыннан флаг урлауда да гаепләнә.
Әлеге вакытта тикшерү бара.
Читайте нас