Гаиләнең икенчегә әти-әни булырга җыенуы хакында язып чыккан идек инде. Социаль челтәрләрдә Рөстәмнең һәм хатыны Индираның аккаунтларына язылучыларны баланың кызмы, малаймы булачагы кызыксындыра.
Ниһаять, УЗИ ясалган, җавап әзер. Ләкин аны Индира да, Рөстәм дә белми әле.
"УЗИга баргач, баланың кем булачагын әйтмәскә, кәгазьгә язып, конвертка салырга куштык. Без аны оештыручыларга тапшырдык. Тиздән "BABYSHOWER" дигән кичә үткәрәчәкбез. Анда туганнар, якын дуслар җыелачак. Балабызның кызмы, малаймы булачагын шунда беләчәкбез. Бу гомергә истә калырлык кичә булачак", - дип яза Рөстәм социаль челтәрдә.
Кем генә булса да, иң мөһиме - балабыз сәламәт тусын, дип тели бәхетле әти.