Республикада җәмәгать транспорты өлкәсендә җәелдерелгән колачлы реформа уңай нәтиҗәләрен бирә
Республика Башлыгы Хакимиятендә Социаль коммуникацияләр буенча идарә төзелде. Аның җитәкчесе — Елена Прочаковская. Моңа кадәр ул “Башинформ” акционерлар җәмгыяте директоры урынбасары вазыйфасын биләде һәм халыкның социаль челтәрләргә мөрәҗәгатьләре буенча эшче төркем җитәкчесе йөген тартты. Бу хакта республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә җиткерелде.
Республика җитәкчесе агымдагы елның җиде аенда республикада үлем очраклары кимүен белдерде.
— Без уртак көч белән мең ярым кешене коткардык — монда юл-транспорт вакыйгалары да, суицидлар да, авырулар да, алкогольдән агуланулар да керә. Барлык күрсәткечләр буенча кимү бара. Ләкин мине янгыннар борчуга сала. Мәгълүматлар буенча, быел аларда, былтыргы күрсәткеч белән чагыштырганда, күбрәк кеше һәлак булган, — диде Радий Хәбиров.
Республикада 4,6 мең кеше иске йортларда тилмерә. Алар яңа, уңайлы торакка күчерелергә тиеш. Биш еллык программага 1,65 миллиард сум бүленәчәк. Нигездә бу — Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау фонды акчасы, республика бюджетыннан да финанслар биреләчәк. Бу хакта киңәшмәдә республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Әхмәдуллин җиткерде.
Беренче этапка (2019-20 еллар) 282 миллион сум бүленгән, шуның 86 миллион сумы муниципалитетларга бирелгән. 666 кеше авария хәлендәге 206 йорттан күчереләчәк.
Республика районнарында җәмәгать транспорты өлкәсендә реформа дәвам итә. Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов белдерүенчә, проект муниципалитет үзәген башка торак пунктлар белән тоташтыруны күздә тота. Атап әйткәндә, административ үзәктән 100дән дә ким кеше яшәмәгән авылларга даими транспорт хәрәкәтен булдыру планлаштырыла.
1 сентябрьдән барлык административ үзәкләр белән Уфа арасында “Башавтотранс” автобуслары йөри башлады. Тимур Мөхәммәтҗанов белдерүенчә, әле республикада 374 муниципальара маршрут эшли, шуларның 282сен “Башавтотранс” хезмәтләндерә. Бүгенге көнгә Федоровка, Бүздәк, Благовар, Нуриман һәм Кыйгы районнарыннан халыкны Уфага тик шәхси предприятие автобуслары гына ташый. Ел башыннан “Башавтотранс” предприятиесе 418 автобус алган, быел аларның саны 527гә җитәргә тиеш.
— Республика территориясе буенча дәүләт предприятиесе автобуслары хәрәкәт итәргә тиеш, дип исәплим. Бу бик мөһим, чөнки әлеге предприятие водителе юлга график буенча чыгачак. Салонда ике әби генә утырса да. Шәхси предприятиеләр дә шулай эшләргә тиеш, дип уйлыйм, — диде Радий Хәбиров.
Уфаның Инорс төбәгендә җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча пилот проекты эшкә кушылачак. Бу программа урамнарда яктырткычларны, балаларның мәшгульлеген тәэмин итүне, җинаятьләрнең ачылуын арттыруга юнәлтелгән. Аның кысаларында берничә йөз камера урнаштыру күздә тотыла, шуларның тугызы эшли дә инде. Шулай ук, Вай-файга тоташтырылган һәм ашыгыч ярдәм, полиция һәм башка махсус хезмәтләр чакыру өчен терминал куелган тукталышлар булдырылачак. Полициянең тагын бер участок пункты ачылачак, төбәктә һәр төнне патрульләр йөриячәк. Әле җинаятьләр аеруча еш кылынган урыннарга 639 яңа лампа куелган. Үсмерләрнең мәшгульлеге өчен берничә спорт мәйданчыгы ачылган.
Пилот проектының нәтиҗәләре гыйнварда билгеле булачак.