Июль уртасында Төркиядә үлгән Красноярск кызы Софья Ланшакова турында язып чыккан идек инде.
Табиблар 16 яшьлек кызның перитониттан үлүе хакында хәбәр иткән иде. Тик әти-әнисе, мәрхүмә кызларының барлык эчке органнары да урынында булуына шик белдереп, Красноярск суд-медицина экспертизасына мөрәҗәгать итте.
Шушы көннәрдә иңнәренә олы кайгы төшкән ата-ананың куркыныч фаразлары расланды. Русия табиблары тикшерү үткәргәннән соң, Софьяның аналык органнары алынуы ачыкланган. Төркия табиблары башта моны инкарь итсә, хәзер "органнарны алу төгәл диагноз куяр өчен эшләнде" дигән аңлатма бирә.
Эче авыртып дәваханәгә эләккән Софьяны иң элек "Сиедра" дип аталган шәхси клиникага алып киләләр. Татьяна һәм Вячеслав Ланшаковлар белдерүенчә, Төркия табиблары кызны дәваханәгә китерү белән үзләрен сәер тоткан. Башта - "ротавирус", соңыннан "аппендицит" дигән диагноз куела.
Күпмедер вакыттан соң икенче дәваханәгә күчерәләр. Ә 6 сәгатьтән бала үлә. Кызның әнисе әйтүенчә, анда МРТ, УЗИ эшләгәннәр һәм, аналыгында проблемалар бар, дип, берсе дә әйтмәгән.
Тиздән кызның гаиләсе Русия табиблары тарафыннан расланган рәсми экспертиза нәтиҗәләре алачак һәм кызның ни сәбәпле үлүе билгеле булачак.