Бүген бик атаклы җырчы туксанынчы елларда Сочи ресторанында билгесез артист була. Анда төннәр буе хезмәт итеп, Гигорий арыганлыгын басар өчен шешәгә хирыслаша башлый. Ул ресторанда җырлау аның бөтен көчен тартып алуын һәм үсеш өчен бернинди мөмкинлек калдырмавын аңлый.
30 яшендә Лепс, бөтенесен ташлап, Мәскәүгә китә һәм анда алкоголь белән бөтенләй хушлашып, карьера ясый.
Ара-тирә Григорийның “тәртип бозып алуы” турында ишетелсә дә, нигездә, ул алкогольсез матур тормыш алып бара.
Бу йолдыз ире белән аерылышуның һәм милек бүлешүнең авыр вакытларын алкоголь ярдәмендә баса. Шул ук вакытта Дана кызын югалтудан нык курка. Бәхеткә, иң авыр вакытында аңа дуслары ярдәмгә килде: аны ярты елга Таиландка дәваланырга җибәрделәр.
Тәүдә Дана анда да тыелган препаратлар куллану җаен тапкан. Ләкин акрынлап бу гадәтенең үлемгә алып баруын аңлаган.
Бүген Дана, алкогольгә һәм көчле препаратларга бәйлелекне җиңеп, кызы белән бәхетле гомер кичерә. Тагы да ул алкоголь һәм наркотик кулланучыларга шушы сазлыктан чыгарга ярдәм итүе белән билгеле.