+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 сентябрь 2019, 11:37

Әби яшәргә тынгы бирми...

Төн буе кычкыра, пычак тотып йөгереп йөри.

Төн буе кычкыра, пычак тотып йөгереп йөри.
Чиләбе өлкәсенең Демарино авылындагы бер йортта яшәүчеләр берничә ел инде өлкән яшьтәге күршеләреннән җәфа чигә. Карчык барлык йортны “дерелдәтеп” тота: анда яшәүчеләрнең өстенә кайнап торган су коя, аларны подъездда кулына пычак тотып саклап тора, тәрәзәдән сүгенеп кычкыра һәм астагы күршеләрен суга чумдыра.
Әбинең психик авыру булуын күпләр белә. Кемнәрдер бу йорттан күченеп киткән, кайсылары һаман булса тыныч тормыш өчен көрәшеп ята. Биредә яшәүчеләр социаль яклау органнарына, полициягә,
прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Тик бар урында да җавап бер булган — әбинең өч улы бар, ул эшкә сәләтсез дип табылмаган, аны болай гына психик авырулар дәваханәсенә урнаштырып булмый.
Карчыкның уллары илнең башка төбәкләренә көн күрә. Алар әниләренең авыру булуын бик яхшы белә. “Ул балалары һәм оныклары белән бергә яшәргә теләми”, - дип, җиңел генә котылалар.
Пенсионер әбине яз көне психик авырулар дәваханәсенә озаткан булганнар. Тик ике ай үтүгә әбекәй янә әйләнеп кайткан. Анда яшәүчеләр өчен террор тагын башланган.
Читайте нас