+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 сентябрь 2019, 09:17

Буып үтергән һәм тирескә күмеп куйган...

Дүртөйле районында бер яшьлек сабыйның үле гәүдәсе табылганнан соң республика халкы һаман тетрәнү кичерә

Дүртөйле районында бер яшьлек сабыйның үле гәүдәсе табылганнан соң республика халкы һаман тетрәнү кичерә


Аны полиция, МЧС, волонтерлар һәм битараф булмаган авыл халкы ике тәүлек диярлек эзләделәр. Аннары моңа кадәр туктамый елаган һәм баласын табуларын ялварып сораган “ана” җинаятен таныды: ул улын үзе буып үтергән, шуннан соң ихатасындагы тирес өеме астына күмеп куйган.


Бер яшьлек Тимур Хәбиров 29 августка каршы төндә Дүртөйле районының Исмаел авылындагы үз йортыннан югалды. Баланың әнисе полициягә улын төнлә ашатуын, ә иртән уянгач, кара­ватының буш булуын хәбәр итә. Аны эзләүгә йөзләгән полицейский, волонтерлар һәм гади авыл кешеләре чыга. Этләр белән кинологлар тирә-юньдәге һәр метрны айкый, ә водолазлар буа төбен актара.

Соңрак Тимурның әнисе телгә килә: башта улын юрганга төреп тартмага салуын һәм аны кычыткан куаклары янында калдыруын әйтә. Бераздан, тикше­рүчеләрнең ныкышмалылыгы нәтиҗә­сендә, хатын башта Тимурны буып үтерүен, ә аннары аны үз ихатасындагы тирес катламы астына күмүен таный.

28 яшьлек Юлия Башкортстанга балаларының әтисе Денис белән бергә Чиләбе өлкәсеннән килгән. Сорау алу вакытында ул акчасызлык аркасында улын үтерүен хәбәр итә. Әлеге күр­сәтмәләр расланган да кебек: Федераль суд приставлары хезмәте базасында аның өстендә өч бурыч “эленеп тора”, иң күбе — 55 мең сум. Шул ук вакытта гаиләнең башка кешеләргә дә әҗәте булуы ихтимал.

Күрер күзгә имин һәм акыллы гына күренгән хатын ничек шундый рәхим­сезлек кылган? Күпсанлы ләгънәтләр һәм үлем теләкләре арасында, Юлияне шундый адымга барырга авыр тормышы мәҗбүр иткән, дигән фараз да бар. Ялгыз ана ике баласы белән авылда эшсез калган һәм очын-очка ялгарга мәҗбүр булган. Барлык туганнары да аннан баш тарткан. Ә кемдер, бу хәлгә депрессия сәбәпче була ала, дип фаразлый.

Белгечләр фикеренчә, бала тудырганнан соң барлыкка килгән депрессия бер елдан да озаккарак сузыла ала. Тикшеренүчеләрнең бер өлеше — мондый депрессия хатын-кыз организмының һәм психикасының табигый халәте, кал­ганнары аны гади депрессиянең бер төре дип саный. Ана артык зур җаваплылык тоярга, арырга, үзенә хас гадәти яшәү рәвеше алып бара алмау мөмкинлеген авыр кичерергә мөмкин.

Тимурның әнисе, чыннан да, соңгы вакытта үзен бик сәер тоткан. Юлия үзе беркайда да эшләмәсә дә, улын нянялар карамагында мөмкин кадәр ешрак калдырырга тырышкан. Баланың үзен ничек тоюы белән кызыксынмаган диярлек. Хәтта ул югары температура белән авырып ятканда да, няня сүзләренчә, әнисе аның хәлен белергә шалтыратмаган.

Юлиянең каенанасы дә килененең үз-үзен тотышы шик тудыруын раслый. Хатын баланың әтисе белән мөнә­сәбәтләрен кискен өзгән, сәбәпләрен аңлатмыйча, аның туганнары белән аралашудан баш тарткан, әби белән бабасына оныгы белән аралашырга рөхсәт итмәгән һәм алардан бернинди ярдәм дә алмаган. Чиләбедә калган үз әнисе һәм апасы белән дә бөтен элемтәләрен өзгән.

— Миңа аның апасы элегрәк үк Юлиянең психикасы какшавын, балачактан ук үзен сәер тотуын әйткән иде, — дип сөйли аның каенанасы. – Ул вакыты-вакыты белән мәзәкләнә иде, ләкин беркайда да күзәтелмәде һәм дәваланмады. Аның бернинди диагнозы да юк иде.

Ә бала тудырганнан соң депрессияне катлауландыра алган алкоголь һәм тәмәке куллануга килгәндә, Юлиянең күршеләре һәм туганнары аның бөтенләй эчмәвен белдерә. Ә менә мәрхүм Тимурның нянясы ананың еш кына махмыр һәм тәмәке исе белән кайтуын раслый.

Ике ай элек Юлия “Гаилә” махсус үзәгенә исәпкә баскан була. Аның директоры белдерүенчә, ул няня табарга һәм эшкә чыгарга теләгән. Әлеге үзәк аңа булдыра алганча ярдәм иткән.

Ни генә булмасын, хәзер Юлия суд-психиатрия экспертизасы узарга тиеш, ул җинаять вакытында хатын-кызның үз акылында булу-булмавын күрсәтәчәк. Әгәр ул аффект хәлендә булган икән, суд моны йомшартучы хәл дип бәяләргә мөмкин. Юк икән, Юлиягә 12 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Хәзерге вакытта хатын сак астына алынган.

Бөтен илне тетрәндергән шушы җинаятьтән соң республика Прокуратурасы районның үсмерләр хокукларын яклау буенча бурыч йөкләтелгән хез­мәтләрен тикшерә башлаган. Аның барышында вазыйфалы кешеләрнең социаль хәвеф янаган гаиләләрне ачыклау һәм аларга социаль-психологик һәм башка ярдәм күрсәтү буенча гамәл­ләренә бәя биреләчәк.

Шулай ук, башка районнарда да аеруча игътибар таләп итүче гаиләләр тикшерелә.


Р1езеда ГАЛИКӘЕВА.


Читайте нас: