+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 сентябрь 2019, 18:10

Эх, Симановский, ник безнең мәктәптә укымадың икән?!

Сез фотода күргән бина эче - патшалар чорындагы алпавытлар утары түгел, ә гап-гади мәктәп...

Мәрмәр плитка, алтын йөгертелгән стеналар, зөбәрҗәт колонналар... Сез фотода күргән бина эче - патшалар чорындагы алпавытлар утары да, Кремль сарае да түгел. Ә гап-гади мәктәп!.. Илдәге иң эре "Сима-ленд" компаниясенә нигез салучы Андрей Симановский Екатеринбургның кайчандыр үзе укыган 106нчы мәктәбенә ремонт ясаткан.
Ремонт кынамы соң! Мәктәпнең беренче катындагы холлда идән, стеналар, түшәм — барысы да дизайнерлар куллары белән, искиткеч зәвыклы итеп эшләнгән. Белем учагының купшаклап беткән фасады да яңартылган, әллә каян күзнең явын алып тора.
Симановский моңа кадәр дә туган мәктәбенә ярдәм иткән, кайбер кабинетларны, бәдрәфләрне ремонтлаткан. Киләчәктә ашханәгә дә шундый ук шаккатыргыч ремонт ясарга вәгъдә биргән.
Балалар үзләрен патша сараенда укыган кебек хис итә, дип сөенә ата-аналар. Ә Интернет бу хәлгә карата комментарийлардан "шартлый".
Эх, Симановский, ник безнең мәктәптә укымадың икән?!
Читайте нас