+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 сентябрь 2019, 12:07

Элла Памфиловага һөҗүм иткәннәр

Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе йортына кем кергән?

Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе йортына кем кергән?
Йортка тәрәзә аша кергән битлек кигән җинаятьче берни дә урламаган, чөнки хуҗабикә йокысыннан уянып өлгергән. Ләкин хатынга электрошокер белән тондырган. Аннары эз югалткан.
Памфилова полициягә шалтыратып, әлеге хәл турында сөйләп биргән.
Бүген ул халыкара матбугат конференциясе үткәрергә тиеш булган. Хәле бик мөшкел булса да, аны үткәрүдән баш тартмаган.
Әлеге вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган.
Читайте нас