Халыкта күпбалалы гаиләләр хакында "хәерчелек үрчетәләр" дигән бик матур булмаган гыйбарә күптән яшәп килә. Ничек кенә күңелгә авыр булмасын, "Росстат" тикшеренүләре бу сүзләрнең дөреслеген раслады. Баксаң, бүген илдәге дүрт баланың яки үсмернең берсе хәерчелек чигендә яши икән.
"Росстат" бу санны яшәү минимумыннан чыгып исәпләгән. Бүген Русиядә бер балага җан асрау өчен аена 11 мең сум кирәк. Ә илдәге һәр дүрт баланың берсенә гаиләдә шушы кадәр сумма тәтеми. Фәкыйрьлектә көн күрүче балаларның яртысыннан артыгы күпбалалы гаиләләргә туры килә.
“Тормыш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, гаиләдә бала күбрәк булган саен, әлеге гаилә социаль баскычтан түбәнрәк тәгәри бара. Монда шул ук ана капиталы да коткара алмый, чөнки ул бер генә тапкыр бирелә. Ишле гаиләләрдә аның белән әллә кая китеп булмый”, — ди белгечләр.
Хәерчелек чигендә яшәүче икенче төркем — тулы булмаган гаиләләр. Әгәр аерылышканчы баланы әтисе дә, әнисе дә тәэмин итсә, аерылышкач, бер генә хезмәт хакына яшәргә туры килә. Бүген Русиядә өч әнинең берсе баласын ялгыз үстерә. Сүз дә юк, аерылгач әти кеше (сирәк очракларда әни) алимент түләргә тиеш анысы, әмма күпләр гаиләдән киткәч, моны үтәми шул. Бүген русиялеләрнең вакытында түләнмәгән алиментлар суммасы 300 миллиард сумга җиткән. Аз керемле гаиләдә тәрбияләнгән баланың рәтле-башлы белем алырга мөмкинлеге булмый, димәк, киләчәктә хезмәт хакы да кечкенә булачак дигән сүз.