-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 сентябрь 2019, 12:12

Хатынының үлгәнен кешегә белдермәгән. Акча алыр өчен

Ничек була инде бу?

Ничек була инде бу?
Бу хәл Хабаровск өлкәсендә булган. Үлгән хатынның күршеләре белдерүенчә, алар спиртлы эчемлекләр эчәргә яраткан, төнлә кешеләргә йокы бирмәгән. Шулай ук, хатын да, ир дә беркайда да эшләмәгән. Хатын пенсия алган булган.
Күптән түгел хатын каты авырган. Арытаба үлеп киткән. Пенсия килергә дүрт көн калган булган. Акчаны алыр өчен ир аның үлемен беркемгә дә белдермәгән.
Акча бирүчеләр килгәч, ир хатыны йоклавын әйткән һәм акчаны үзенә бирүне сораган, әмма пенсия таратучылар акчаны аңа бирмәгәннәр. Арытаба ир хатынның үлгәне турында белдергән. Әлеге фаҗига буенча тикшерү бара.
Читайте нас в