+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 сентябрь 2019, 08:57

Иле турында уйлаганның гомере озын була

Бишбүләк районының Ает авылында шагыйрь Фатих Кәримнең яңартылган музее ачылды

Бишбүләк районының Ает авылында шагыйрь Фатих Кәримнең яңартылган музее ачылды


Ает авылында халкыбызның бөек шагыйре Фатих Кәрим музее 1971 елның 19 июлендә ул яшәгән нигездә ачыла. Вакыт узу белән бина искергәнлектән, аңа ремонт таләп ителә. 2017 елда Бөтендөнья татар конгрессының V съездына Башкортстаннан барган делегация вә­кил­ләре музейны төзекләндерү үтенече белән мөрәҗәгать итә. Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев бу үтенечне тормышка ашырачакларын белдерә. Һәм сүзендә торып, Татарстан ярдәме белән ремонт эшләре башкарыла.


Тантаналы чарага Башкортстан һәм Татарстаннан мәртәбәле кунаклар җыелды: алар — Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова, Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев, Русиянең Дәүләт думасы депутаты Алексей Изотов, Башкортстанның Дәүләт җые­лышы-Корылтай депутаты Салават Харисов, Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Зәки Әлибаев, Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе Советы җитәк­челегеннән вәкилләр һәм башкалар.

Музей ачылу тантанасына җыелган кунаклар Фатих Кәримнең һәйкәленә чәчәкләр салды.

Чарада Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Наил Гатауллин бу бинаның Ает авылына гына түгел, ә барлык республика өчен әһәмиятле булуын билгеләде, төзүчеләргә бүләкләр, Рәхмәт хатлары тапшырды.

— Ике тугандаш республика өчен бу вакыйга тарихи әһәмияткә ия. Музей 50 елдан артык хезмәт итте, әмма бүген аның яңа тарихы башлана. Без Фатих Кәрим шигырьләрен ятлап үстек. Ләкин без аның хакында бик аз беләбез. Аның иҗатын өйрәнергә кирәк. Русия күләменә чыгарасы, әсәрләрен төрле телләргә тәрҗемә итәсе иде, — диде Наил Гатауллин.

Вәсил Шәйхразиев үз чыгышын Фатих Кәримнең “Ант” шигыре белән башлады.

— Бүген безнең бу тантанада катнашу — зур вакыйга. Быел Башкорт­станның 100 еллыгына Уфада Тукайга һәйкәл ачылды. Бу — безнең өчен зур шатлык. Республика җитәкчелегенә рәхмәтебезне җиткерәбез. Патриот-шагыйребез Ф. Кәрим музеен төзекләндердек. Ул — Татарстаннан бүләк, — диде Вәсил Шәйхразиев.

Вәсил Шәйхразиев төзүчеләргә, музей хезмәткәрләренә бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Ша­гыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова һәм Бишбүләк районы җитәкчесе Наил Гатауллин Бөтендөнья татар кон­грессының “Татар халкы алдында олуг хезмәтләре” өчен медале белән бүләкләнделәр.

Башкортстан җитәкчелеге исе­меннән Рәхмәт хаты Фатих Кәримнең якташы, танылган журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиевка да тапшырылды.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова чыгышында бирегә килер алдыннан Фатих Кәрим иҗаты белән янә якыннан танышуын сөйләде:

— Мин Фатих Кәримнең ши­гырьләре белән янә танышып чыктым һәм үзем өчен бик зур шагыйрь ачтым. Аның һәр әсәрендә патриотизм рухы чагыла, — диде Ленара Иванова һәм Фатих Кәримнең 120 еллык юбилеена әдипнең шигырь­ләренең башкортчага тәрҗемә ителәчәген әйтте.

Чарага Татарстан Милли музеннан бер көнгә генә шагыйрьнең һәлак бул­ганда өстенә кигән шинелен һәм кирза итекләрен дә алып килгәннәр. Шулай ук, музейга аның язу кирәк-яраклары, аш-су җиһазлары, күлмәге, галстугы да куел­ган, калган экспонатлар шул чордагы өй җиһазларыннан, кораллардан, язма экспонатлардан гый­барәт. Күп кенә экспонатларга Казанда реставрация ясап кайтарганнар.

— Фатих Кәримнең үзе кулланган аш-су савыт-сабасы, язу кирәк-яраклары, күлмәк-галстугыннан тыш, хатынының береткасы һәм сумочкасы да куелды. Фатих Кәримнең апасы кияүгә киткәндә бирнә салып киткән сандык белән дә биредә танышырга мөмкин.

Бу музейның уникальлеге шунда: ул нәкъ Фатих Кәрим яшәгән йорт нигезендә салынган. Музей бик заманча, анда биш электрон витрина куелган. Аларда хәтта Фатих Кәримнең шигырь блокнотларын да карап була, — диде музей директоры Рәйсә Хафизова.

Музей ачылганнан соң чаралар бина каршындагы мәйданда дәвам итте. Анда Башкортстан һәм Татарстан сәнгать әһелләре катнашлыгында концерт күрсәтелде. Аннан соң район үзәгенең Мәдәният сараенда Фатих Кәрим исемендәге премияләрне тапшыру тантанасы узды. Премиягә лаек булучылар арасында Казаннан килгән әдәбият галиме Фоат Галимуллин да бар. Ул чыгышын Татарстан радиосында эшләгән елларын искә тө­шерүдән башлады.

— Яшь чагымда Татарстан радиосында диктор булып эшләдем, — диде ул. Хезмәтемне бик яраттым. Шушы эшне яратып башкарганым өчен нигә миңа хезмәт хакы түлиләр икән дип гаҗәпләнә идем. Фатих Кәримнең иҗатын яратып өйрәнүем өчен бу бүләкне алу да шулай ук. Аның шигърияте мине яшьтән үк җәлеп иткән югары сәнгать дәрәҗәсендәге иҗат. Ул идеология басымы астында да эстетикага тугры кала алган.

Тантанада чыгыш ясаган Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев Фатих Кәримнең шигырь­ләрен башкорт теле дәреслекләренә дә кертергә кирәклеген белдерде. Ул, шулай ук, шагыйрьнең башкорт телендә бер генә китабы да булмавын әйтеп, алдагы елларда аның нәшер ителәчәгенә ышандырды.

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис шагыйрь вафат булган урында булып кайтуын сөйләде.

— Ул Калининград өлкәсендәге туганнар каберенә җирләнгән. Дөрес, башта ул вафат булган урында җирләнә, аннары тагын күчерелә, өченчегә туганнар каберенә җирләнә. Ул комплекста йөзләрчә солдат һәм офицер җирләнгән. Комплексның нәкъ үзәгенә Фатих Кәрим һәйкәле куелган. Бу зур мәгънәгә ия. Калининградта татар шагыйрен беләләр һәм зурлыйлар, — диде ул.

Бу көнне эшкуарлар арасында мәдәни туризмны көчәйтү, маршрутка Ает авылындагы Фатих Кәрим музеен да кертү теләкләре яңгырады. Шулай ук Бишбүләк мәдәният йорты фойесында Ф. Кәримгә багышланган күргәзмә дә оештырылды.
Мөнир МӘХМҮТОВ.
Читайте нас: