-10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 сентябрь 2019, 09:23

Өлкәннәргә — юл, балаларга таган булды

Республикада халыкның социаль челтәрләргә язган мөрәҗәгатьләренең берсе дә игътибарсыз калмый

Республикада халыкның социаль челтәрләргә язган мөрәҗәгатьләренең берсе дә игътибарсыз калмый


Стәрлетамакта яшәүчеләр 3нче дәваханә поликлиникасына бердәнбер керү юлының уңайсызлыгыннан еллар буена интегеп яшәгән. Юл чокырлар белән капланган, яңгыр явып үткәннән соң алар күлгә әйләнә икән. Пациентлардан килгән шикаятьне “Инцидент”системасы теркәгән.
Светлана Петрова “ВТС” бистә­сендә яши. Медицина учреждениесенә, аннан тыш, аның якын туганнары да беркетелгән. Юлның чокырлар белән капланганын ул әнисен инвалид коляскасында табибка алып барганда күреп кала. Юлларда сикертә, өстәвенә, күлләвек­ләрдән машиналар пычрак су чәчрәтеп уза.

Сыйфатсыз юллар проблемасы турында социаль челтәрләрдә язылганны “Инцидент” системасы теркәгәннән һәм чаң сукканнан соң шәһәр җитәкчелеге тиз арада эшкә тотынган.

Стәрлетамак шәһәре хакимиятенең иҗтимагый институтлар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Илгиз Еналиев белдерүенчә, инструкция буенча, бу инцидентны — хакимият башлыгы урынбасарына, аннары карау өчен сәламәтлек саклау учреждениесенә җибәргәннәр.

Тикшерү барышында әлеге юлны ремонтлау планлаштырылган булуы ачыклана. Бу хакта карарны быел апрельдә кабул иткәннәр икән. Урындагы халык белмәгән генә. Юл ремонтының планлаштырылуы турында пациентларга “Инцидент” системасы ярдәмендә хәбәр ителде. Нәтиҗәдә, хәзер проблемалы участок асфальтланган, шулай ук, медицина учреждениесе каршындагы парковкада чокыр ремонтланган.

3нче дәваханәнең баш табибы вазыйфасын башкаручы Эльвира Гыйльванова белдерүенчә, бу урында асфальт түшәү июль аена планлаштырылган булган. Яңгырлардан соң яхшы һава торышы урнашкач, ремонт ясалган. Ул дәвам итә. Тагын да бала тудыру йорты бинасына һәм поликлиникага керү юлларына ремонт ясалачак.

Медицина учреждениесе эшне файдаланылмый торган биналарны арендага биргән үз акчалары исәбенә алып бара, шулай ук дәваханә төрле республика программаларында катнаша. Бирегә пациентларны Стәрлетамактан гына түгел, күрше районнардан да алып киләләр. Стационар 200гә якын кешене сыйдыра ала. Поликлиникага керү сыйфаты мәсьәләсе төбәк Башлыгы Хакимияте һәм эшче төркем контролендә калачак.

Уфаның Революцион урамындагы 96 санлы йортта яшәүчеләрне исә ишегалдындагы таганнарның балаларга хәвеф янавы борчый. Алар да республика җитәкчесе Радий Хәбировка социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать иткән. Шикаятьне “Инцидент-менеджмент” программасы эләктергән.

Чыннан да, әлеге таганнар искергән, дистә еллар дәвамында хезмәт итеп сафтан чыгып, балалар өчен куркыныч тудыралар. Соңгы вакытта әти-әниләр сабыйларына аларда уйнауны тыйган хәтта.

Шушы йортта яшәүче Ирина Сәлманова таган­нарның аркылы тимердә асылынып торуын һәм хәвеф тудыруын әйткән.

Республика Башлыгы Хакимияте каршындагы социаль челтәрләрдә гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча эшче төркем хезмәткәре Диана Ихсанова сүзләренчә, социаль челтәрләрдә халык мөрәҗәгать иткән төп темаларның берсе — балалар мәйданчыклары хәвефсезлеге. “Бу мөрәҗәгать безгә “Инцидент-менеджмент” системасына эләкте. Без аны Совет районы хакимиятенә җибәрдек, һәм алар мәсьәләне тиз арада хәл итеп тә куйды. Тәүлек эчендә бу таганны тулысынча ремонтлап бетерделәр һәм яңа җиһазлар урнаштырдылар. Фоторәсемнәрдән күрүебезчә, балалар таганнарда рәхәтләнеп уйный”, — ди ул.

Августта Уфаның Совет районы буенча “Инцидент-менеджмент” программасында барлыгы 209 мөрәҗәгать теркәлгән. Нигездә, торак-коммуналь хуҗалык, йорт яны территорияләрен төзекләндерү һәм карап-тотуга кагылышлы мәсьәләләр карала. Мәгариф, төзелеш, сәүдә мәсьәләләре дә игътибар үзәгендә.
Читайте нас в