+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 сентябрь 2019, 06:27

Тайгада 13 көн элек югалган үсмер табылган. Ничек исән калган?

Приморье краенда тайгада югалган 15 яшьлек Николай язмышы турында 13 көн бер нәрсә дә билгеле булмаган.

Приморье краенда тайгада югалган 15 яшьлек Николай язмышы турында 13 көн бер нәрсә дә билгеле булмаган.
Волонтерлар, МЧС, ОМОН, полиция, Тикшерү комитеты — 300дән артык кеше укучыны эзләгән. Ниһаять, үсмер табылган, исән-имин! Барысының да исе китә, кыргый урманда ул ничек исән калган?! Коткаручының сүзләренә караганда, малай адашкан урманда кыргый кабан, юлбарыс һәм аю яши.
Егеткә бәхет елмайган! Ачыклануынча, егет 13 көн буе тайгада йөрмәгән, адашканның өченче тәүлегендә урмандагы умарталыкка килеп чыккан. Умартачы үсмерне ашаткан, яхшы мөнәсәбәттә булган. Биредә элемтә юк, яңгырлардан соң елга күтәрелгән һәм бәйләнешкә чыгарга бер мөмкинлек тә булмаган.
Ата-аналарның балаларга тиешле игътибары булмаганда, мондый хәлләр еш кабатланып торыр инде. Үз балаңа тиешле игътибар да бирәлмәсәң, киләчәгең нинди булыр икән...
Читайте нас