Иртәгә Уфада бушлай мотоцикл уйнатыла.
"Юлдаш" радиосы һәм Уфа шәһәре хакимияте "Торатау" Конгресс-холлы алдындагы мәйданда оештырган чираттагы "Сәлам, студент!" бәйрәменә килүчеләр республиканың танылган артистлары Әнвәр Нургалиев, Фирүзә Париж, Рөстәм Гыйззәтуллин һәм башкалар чыгышларын карый, уеннарда катнаша һәм бүләкләр ота ала. Төп приз - мотоцикл!
Тамашаны "Юлдаш" радиосының мега-популяр, супер-мәхәббәтле "йолдыз"лары Филүс Касыймов, Җәмил Ишмөхәммәтов һәм Газиз Әбделмәнов алып бара.
Бәйрәм 7 сентябрьдә 18 сәгатьтә башлана.
Җәяү барабыз, матай белән кайтабыз. Килештекме?