Чиләбедә яшәүче 20 яшьлек Виктория моннан 15 ел элек Башкортстанда яшәүче гаилә уллыкка алган туганнарын эзли.
Югары Уфалей шәһәрендә 1999 елда туган Михаил Баймөхәммәтов һәм аның ике яшькә кечерәк энесе Иван, әниләре Алена үлгәч, балалар йортында тәрбияләнгән, 2007 елларда Башкортстаннан бер гаилә аларны уллыкка алган.
- Туганнарымның кайдалыгын беләсем килә, - ди Виктория. - Бәлки алар нәнәй-картәтәйне онытмагандыр. Алар - Галия һәм Минхәт (Максим) Баймөхәммәтовлар. Без бәләкәй чакта йогурт белән печенье ашарга ярата идек. Бервакыт альбомдагы маркаларны алып, аларны карават астына ябыштырып чыккан идек... Бәлки алар да шушы вакыйгаларны хәтерлидер...
Туганнар бу фотода үзләрен таныса, редакциягә хәбәр итсеннәр иде. Җан тартмаса да, кан, барыбер, тарта бит ул...