+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 сентябрь 2019, 12:28

Тумыштан психик авыру булып саналган кызларның 6 яшьтә сәламәт булуы ачыклана

Әти-әнисе аларны кеше белән аралаштырмаган.

1970 елда туган кызлар балачагын бүген дә искә төшерергә яратмый. Кечкенә чакта аларның тәннәрен еш кына көзән җыерган. Ни өчендер әти-әниләре аларны психик авыру дип санап, кеше белән аралаштырмаска була. Шулай итеп Америка гаиләсендә туган кызлар картәниләренә яшәргә күчә. Ул да, кызларны ашату, киендерүдән тыш, тәрбия эше белән шөгыльләнми. Бераздан кызлар үзара аралаша башлый. Әти-әниләре аларны аңламый һәм үзләре куйган "диагноз"ның дөрес булуына тагын да ныграк ышана.
Балалар турында билгеле булганда, аларга 6 яшь була инде. Алар туган телләрендә сөйләшә белми. Логопедлар кызлар белән аралашкач, аларның сәламәт икәнлеге ачыклана.
Читайте нас