-31 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 сентябрь 2019, 01:01

Нефтекамада - "Хатын-кыз бәхете территориясе"

6 сентябрьдә Нефтекамада үткән «Хатын-кыз бәхете территориясе» ачык академиясе төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре булган үзәл затларны туплады. Чарада 4 меңнән артык кеше булып киткән

6 сентябрьдә Нефтекамада үткән «Хатын-кыз бәхете территориясе» ачык академиясе төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре булган гүзәл затларны туплады. Чарада 4 меңнән артык кеше булып киткән.
Форумга проектның авторы һәм оештыручысы Каринэ Хәбирова, Федерация Советының Фән, мәгариф, мәдәният буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Лилия Гомәрова, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Дәүләт думасы депутаты, телетапшыру алып баручысы Оксана Пушкина, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова, Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатова һәм башкалар катнашты.
"Хатын-кыз бәхете территориясе" хатын-кыз бәхетен тәшкил итүче төрле юнәлешләргә бүленгән иде. Сәламәтлек сукмагы, "Балалар уеннары территориясе", "Ана+сабый", "Иҗат территориясе", "Сәламәтлек", "Матурлык территориясе", спорт, музыка, гаилә, вокал территорияләре эшләде.
"Хатын-кыз бәхете — үзеңнең халәтеңне зурлап билгеләү, димәк, тирә-ягыңда барысы да яхшы! — диде Каринэ Хәбирова. — Әти-әниең, балаларың якыннарың исән-сау, кул-аягың исән-сау, акылың бар, тамагың тук, өстең бөтен, җаның тыныч. Сине яраталар. Кулыңнан эш килә. Тормышлар тыныч".
Читайте нас в