«Без югары килүгә исәп тотабыз һәм моңа күп көч куйдык — һәр муниципалитетта сайлаучыларны участокларга җәлеп итү буенча акцияләр үткәрелә. Тавыш бирүчеләр күпме күбрәк булган саен, сайлаулар шул кадәр легитимрак», — дип аңлатты ул. Шуның белән бергә, төп максат - сайлауның максималь ачыклыгы. Моның өчен сайлау участокларыннан онлайн видеотрансляцияләр алып барыла, КОИБлар куелган. Килү 60 проценттан да ким булмас дип көтелә, дип фаразлады Александр Сидякин.