«Иртәдән үк барлык туганнар тавыш бирдек дип шалтыраттылар. Миңа балачактан ук сайлауларның зур бәйрәм булуы истә калды. Бу - төбәк җитәкчесен сайлаган көн. Бүген Башкортстан халкы дөрес сайлау ясар, дип ышанам. Барыгызны да битараф калмаска чакырам. Өстәвенә, быел халык өчен сайлау участокларының эш графигы уңайлы булды, алар үз бакчаларыннан килергә өлгерде», — дип сөйләде парламентарий.